Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада идарәче компанияләрнең финанс эшчәнлеген ачачаклар.

Бүген, 8 августта, безнең шәһәргә "ТРның дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтәләр агентлыгы" генераль директоры Яков Геллер килә.

Алабуга районы җитәкчелеге инициативасы буенча Яков Геллер залга җыелган алабугалылар һәм тамашачылар алдында чыгыш ясаячак. Ул идарәче компания исәбенә керүче халык акчаларының ничек сарыф ителүен күзәтү алымнарына өйрәтәчәк.

Агентлыкның идарәче компанияләр эше турындагы тәүге лекциясен Алабуга халкы беренчеләрдән булып ишетәчәк.

Лекция бүген 19 сәгатьтә хакимиятнең зур залында үтәчәк. Район башлыгы кушуы буенча ул "Алабуга" телеканалында туры эфирда трансляцияләнер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев