Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Игелекле эшләр марафоны» уза

Чара Инвалидлар декадасының үзенчәлекле нәтиҗәсе булып тора.

Чара Инвалидлар Декадасы кысаларында уза. Бүген хәйриячеләр мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итәчәк. Балаларга иганәчеләр дарулар, сертификатлар, уенчыклар бүләк итәчәк һәм кирәкле ярдәм күрсәтәчәк. Теләге булган һәр кеше паркет залында куелган тартмага үз өлешен кертә ала. «Игелек марафоны» 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

«Без бүген, гадәттәгечә, игелекле эшләр марафонын ачабыз. Безгә, ягъни өлкәннәргә, бу марафон үзеңне тылсымчы итеп тою мөмкинлеге дә. Чөнки без баланың хыялын тормышка ашыра яки аңа кыйммәтле дәвалауда ярдәм итә алабыз. Ә шундый үзенчәлекле балалар Алабуга районында 389. Һәр бала артында аның әти-әнисе, туганнары тора. Мондый балаларыбызның әти-әниләренә рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәсем килә», — дип сәламләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина. 

«Игелекле эшләр Марафоны» кысаларында шулай ук «Хыяллар чынга аша» проекты да узачак. Алабугалылар, шәһәр җитәкчеләре балаларның хыялларын тормышка ашырачак. 

Чараны онлайн карап булачак. Теләге булган һәркем аны биредә карый ала. 

Быел «Игелекле эшләр Марафоны» инде 7 нче тапкыр уза. Оештыручылар сүзләренә караганда, чарада барлык санитар нормалар да үтәләчәк. 
Узган ел Алабугада "Игелекле эшләр марафоны"нда 400 мең сумга якын акча җыйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев