Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Игелекле китерү" акциясенә предприятиеләр дә кушылды

“Татнефть” АҖ азык-төлек җыелмасы рәвешендә хәйрия ярдәме тапшырды.

Алабугада шәһәр һәм районның мохтаҗ кешеләренә ярдәм итү буенча эш алып барыла.

Муниципалитет ветераннар һәм сугыш чоры балалары өчен Игелекле китерү” оештырды. Барлыгы 3400гә якын кеше азык-төлек җыелмасын алды инде, тарату әле дәвам итә. Акциягә шулай ук депутатлар һәм предприятиеләр дә кушылды. Татнефть АҖ азык-төлек җыелмасы рәвешендә хәйрия ярдәме тапшырды. Мондый ярдәм дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче опекуннарга, инвалидлар тәрбияләүче гаиләләргә, җан башына керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, балалар пособиесе алучы аз тәэмин ителгән гаиләләргә, шулай ук социаль куркыныч яки авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә күрсәтеләчәк. Азык-төлек җыелмасы салынган тартмаларны гаиләләр мәктәпләрдән барып ала.

Сафиуллиннар гаиләсе дүрт бала тәрбияли. Аларның икесемәктәп укучылары. Әниләре Ольга яшь ярымга кадәр бала карау буенча ялда.

– Дүшәмбе безгә мәктәптән шалтыраттылар һәм җыелмалар алырга чакырдылар. Әлбәттә, без мондый көтелмәгән ярдәмгә бик шат. Хәзерге катлаулы вакытта азык-төлек җыелмасы алуыбыз бик яхшы булды. Рәхмәт бик зур! – ди Ольга Сафиуллина.

Бераз соңрак нефтьчеләр Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен дә азык-төлек җыелмалары бирәчәк. Барлыгы алар тарафыннан 2 мең азык-төлек җыелмасы тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев