Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Игътибар — балалар!» профилактика чаралары оештырыла

Ул 23 майдан 5 июньгә кадәр үтә.

Әлеге чара юлларда балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмауга, балигъ булмаган балаларны куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау тәртибенә күнектерүгә юнәлдерелгән.

Юл-патруль хезмәте постларында күләмле тикшерүләр һәм районда балигъ булмаганнарны бала өчен махсус утыргычтан һәм куркынычсызлык каешыннан башка йөртүчеләрне ачыклау һәм бу законсызлыкны булдырмау буенча рейдлар үткәреләчәк.

Профилактика чаралары вакытында җәяүле, велосипед һәм мотоциклда йөрүче балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очракларына юл куймауга аерым игътибар бирелә. «STOP — тормышың куркыныч астында!» карточкалары тутырыла. Кагыйдә бозу очраклары турында мәгълүмат алар укый торган белем оешмаларына һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәгә тапшырылачак.

Шушы елның дүрт аенда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 балигъ булмаган бала зыян күргән, аларның 2се — балигъ булмаганнарның саксызлыгы аркасында, 2се — машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә урам кырыннан яисә олы юл читеннән барган җәяүлегә киеменә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә киңәш ителә. Тикшеренүләр фараларның якын уты кабынган хәрәкәт вакытында караңгыда җәяүлене 25-30 метрдан күреп булуын күрсәткән. Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элемент булса, фараларның якын утында бу ара 130-140 метрга кадәр арта. Күргәнегезчә, яктылыкны кире кайтаручы элементлар җәяүлеләрне бермә-бер саклый.

Хөрмәтле ата-аналар, машина йөртүчеләр балагызны ерак арада күреп алсын өчен, балагызның портфеленә, киеменә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетегез. Балагызның уку йортына кадәр юлын игътибар белән өйрәнегез һәм юлда куркынычсызлык чараларын үтәүнең мәҗбүрилеге турында исенә төшерегез.

Руслан Харисов, Алабуга ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев