Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ике баланы үлемнән коткарганнар

Бары тик бәхетле очрак буенча гына фаҗига булмый калган.

Алабуганың Шишкин буаларында суга батучы 9 һәм 11 яшьлек ике баланы коткарганнар. 

Кызларны судан Ленар Дәүләтшин һәм аның туганы Артур Шәрәфетдинов чыгара. Ленар полициядә хезмәт итә, майор, Әлмәттә полициянең кизү бүлеге начальнигы вазифасын башкара. 

Ул Алабугага бертуганының улы янына кунакка килгән була. Вакыйга булган көнне алар шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап йөриләр, шул исәптән Шишкин буаларына да киләләр. Буа территориясендә йөргәндә алар ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетәләр. Шишкин буаларында суда чәбәләнгән ике кызны күреп алалар, аларның берсе инде су астына китә һәм күренми башлый. 

«Анда бетоннан эшләнгән яр бик шома, мөгаен, кызлар суга шул бетоннан таеп төшкәннәрдер. Тавышларны ишеткәч, мин суга сикердем, башта берсен, аннары икенчесен тартып алдым. Балалар шок хәлендә иде, бик күп су йотканнар. Туганымның улы ашыгыч ярдәм һәм махсус хезмәтләр чакыртты. Аллага шөкер, без ул вакытта шунда булганбыз, чөнки әйләнә-тирәдә башка кеше юк иде», — дип сөйләде Ленар Дәүләтшин безнең хәбәрчеләргә. 

Ленар Дәүләтшин хокук саклау органнарында 1999 елдан бирле хезмәт итә. Биш медале бар, Төньяк Кавказга командировкаларга барган. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел инде суда балалар катнашында ике фаҗига булды . Беренчесе — яз көне Алабуга районында, икенчесе Яшел Үзән районында булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев