Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Ихсан» мөселман мәктәбе ачылды

Әлеге мәктәп йөз балага исәпләнгән.

Чара ТР Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Рөстәм Нуриев, Алабуга районының имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, дин әһелләре, иганәчеләр һәм башкалар катнашында узды. 
«Ихсан» мәктәбе йөз балага исәпләнгән. 850 квадрат метр тәшкил итә.
Анын оештыручысы — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте, мәктәпнең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиясе бар.
Бина иганәчеләрнең ярдәме белән өч ел эчендә төзелә, соңгы елда заманча ремонт ясала һәм уку кирәк-яраклары, җиһазлар, компьютер техникасы сатып алына.
2020-2021-нче уку елында «Ихсан» мәктәбе укучыларны башлангыч сыйныфларга кабул итә. Хәзерге вакытта 10 бала монда укырга ният белдерде. Киләсе уку елына исә V-IX классларга да укучылар кабул ителер дип көтелә.
Алар мәктәп фәннәрен үзләштерүдән тыш, әдәп-әхлак дәресләрен дә алачак. Дини әхлак һәм тәртип кагыйдәләренә өйрәтү мәктәп янәшәсендә урнашкан «Шатлык» мәчетендә узачак. Мәктәптә өч тапкыр ашату каралган.
«Ихсан» мәктәбе полилингваль юнәлештә эшләячәк, биредә укучылар татар, рус, инглиз, гарәп телләрен үзләштерәчәк. Мәктәптә малайлар һәм кызлар өчен аерым бәдрәф, юыну бүлмәләре эшли, спорт бүлмәсе бар. Хәзерге вакытта урамдагы спорт мәйданчыгы ачылышка әзерләнә, анда волейбол, мини-футбол, баскетбол уйнарга, гимнастика белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев