Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Илкүләм проектлар: Татарстан — 2020» республика фотобәйгесенең икенче муниципаль этабы узды

Әлеге бәйге берничә этапта уза.

Узган атнада Үзәк китапханәдә «Илкүләм проектлар: Татарстан — 2020» республика фотобәйгесенең икенче муниципаль этабы узды. 
Әлеге бәйге берничә этапта уза, ул илкүләм проектлар составында Татарстан Республикасы проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрсәтү максатында оештырыла.
Жюри составында Алабуга муниципаль районы Мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкурова, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова, Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Светлана Ситдыйкова һәм Мәдәният идарәсе житәкчесе урынбасары Ольга Вахитова бар иде.
Бәйге кысаларында Алабуга районыннан барлыгы 90нан артык гариза кабул ителгән, шуннан соң беренчел сайлап алу үткәрелгән. Икенче муниципаль этапта «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү», «Демография», «Экология», «Мәгариф», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр тирәлеге» исемле илкүләм проектларда катнашучылардан «Объективта — балалар», «Карар бар», «Республика файдасына», «Кунакка чакырабыз», «Элек юк иде» номинацияләрендә якынча 62 эш тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, жюри әгъзалары 30 эш сайлап алды, алар Республика конкурс комиссиясенә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев