Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү буенча комиссия утырышы узды

2021-2022 елларда 4нче микрорайонда «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Мәдәни үсеш үзәге төзелеше планлаштырылган.

Илкүләм проектлар тарихы 2018 елның маеннан башлана. Быел РФ Президенты Указы белән 15 милли максат куелды һәм алар нигезендә РФ халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән 12 илкүләм проект билгеләнде.
2018 елның 7 маенда үзенең инаугурациясе вакытында РФ Президенты Владимир Путин "2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында«гы Указга кул куйды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина аларның кайберләренең Алабуга районында гамәлгә ашырылачагы турында сөйләде.
«Сәламәтлек саклау»
2021 елда әлеге проект кысаларында Гари авылында фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк, сырхауханәгә капиталь ремонт ясалачак, шулай ук беренчел кан тамырлары үзәген яңадан җиһазландыру көтелә. Болардан тыш, медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә бәйле проектлар да бар.
«Мәгариф»
2021 елда Бехтерево, Костенеево, Иске Юраш авылларында һәм 11нче мәктәптә «Үсеш ноктасы» табигый фәнни һәм технологик юнәлешле дүрт үзәк төзү күздә тотыла. Шулай ук проект кысаларында «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбендә һәм 9нчы мәктәптә заманча һәм куркынычсыз цифрлы белем бирү мохите булдыру планлаштырыла.
«Мәдәният» 
— 2021-2022 елларда 4нче микрорайонда «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Мәдәни үсеш үзәге төзелеше планлаштырылган. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Финанслауның гомуми күләме 218 миллион сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, без «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле белән берлектә «Традицияләр» федераль конкурсында катнашачакбыз, — диде Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова.
«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары»
«Юл челтәре» федераль проекты кысаларында 2021 елда ремонт өчен Морт — Атау, Алабуга — Гари — Абалач автомобиль юллары һәм Алабугага керү өлеше билгеләнгән.
«Торак һәм шәһәр мохите»
Әлеге проект кысаларында 4нче микрорайондагы Георгий паркын төзекләндерү планлаштырыла. Шәһәрнең баш архитекторы Илнара Гыйләҗева хәбәр иткәнчә, парк балалар һәм спорт мәйданчыклары, этләрне урамда йөртү өчен махсус мәйданчыклар, чаңгы трассасы кебек зоналарга бүленәчәк. Шишкин буалары территориясенә килгәндә, аларны төзекләндерү 2022 елда гына башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев