Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җир эшләре башкарганнан соң территорияне төзекләндерүгә бирелгән 187 ордерның 137се әле дә ябылмаган

Алабуга юлларының начарлыгы, урыны-урыны белән җәяү түгел, хәтта машинада да үтеп булмавы безнең шәһәр өчен җитди проблема. Бу турыда күпме генә сөйләсәң дә, аларның торышы яхшы якка һич тә үзгәрми. Алабугалылар да әледән-әле зарланып безнең редакциягә мөрәҗәгать итә. Ә чынлыкта исә, асфальтсыз чокыр-чакырлы юллар, гадәттә, җылылык яки су белән тәэмин...

Җир эшләре башкарганнан соң калган мондый тәмамланмаган эшләрне "ябылмаган ордер"лар дип атыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый эшләрне башкаруга рөхсәтне ордер комисиясе бирә, шул ук комиссия эшләрнең барышын да тикшереп тора. Мәсәлән, узган елда 581 шундый ордер бирелгән булган, аларның күпчелеге "Алабуга Водоканалы" (120) һәм җылылык челтәрләре предприятиесендә (115). Бүгенге көндә ПТСның - 79, "Водоканал"ның 33 ябылмаган ордеры бар.

Торак-коммуналь хуҗалык департаментының техник документацияләрне рәсмиләштерү бүлеге җитәкчесе Лариса Максимова әйтүенчә, ябылмаган ордерларның күпчелеге шәһәрнең коммуналь предприятиеләренә туры килә. Болар: "Алабуга Водоканалы", җылылык челтәрләре предприятиесе һәм аның подряд оешмалары. Бу исә үз чиратында җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләренең елдан-ел искерүе, аларны алыштыру һәм төзекләндерү таләп ителү белән аңлатыла. Шул рәвешле, челтәрләрдә авария-ремонт эшләренең саны да арта. Әлеге проблема хәл ителә - челтәрләргә капиталь ремонт ясала, тик төзекләндерү вакытында машина һәм җәяүлеләр өчен юлларның асфальт капламын ватарга туры килә. Кагыйдә буларак, мондый участоклар халык күпләп җыела торган урыннарда урнашкан (балалар бакчасы, мәктәпләр янында). 2013-2014 елгы ордеры булуга карамастан, Разведчиклар урамы, 5, Тынычлык проспекты, 37, 61, Әйләнеч шоссе, 25, 29, Төзүчеләр урамы, 8а һәм 8б йортлары янәшәсендәге территория бүгенге көнгә кадәр төзекләндерелмәгән. Индивидуаль-җылыту пунктлары куелган 4-1, 5, 6, 8, 9, 10, 11, 12 һәм Танайка-2 микрорайоннарындагы территорияләр шулай ук тәртипкә китерелмәгән.

Җир эшләре башкарганнан соң территорияне вакытында төзекләндермәү сәбәпле, узган елда авария-ремонт эшләренә бирелгән 318 ордерның 138е әлегә кадәр ябылмаган.

Ордер комиссиясе ябылмаган ордерлар буенча бурычлары булган оешмаларга карата җәза чараларын кабул итү өчен административ комиссиягә берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткән. Мисалга, узган елда административ җәза бирү турында 12 беркетмә төзелгән, оешма һәм шәхси затларга штраф билгеләнгән.

Бу ел башыннан 187 ордер бирелгән, шуларның 137се ябылмаган. Хәер, моның өчен аз булса да вакыт бар әле. "Водоканал" ордерларын 20 июньгә кадәр, ә ПТС 30 июньгә кадәр ябып бетерергә тиеш.

Алия СИРАЕВА

Автор фотосы

1 нче фотода Әйләнеч шоссе, 29

2 нче фотода Пролетар урамы, 40

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев