Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җир эшләрен башкарганда хокук бозулар өчен 60 мең сум штраф салынган

Үткән ел шәһәр һәм район территориясендә җир эшләрен башкаруга ордерларга рөхсәт бирү бүлеге тарафыннан оешмалар һәм хосусый йорт хуҗаларына 464 ордер бирелгән. Бу хакта ордер рөхсәте секторының мөдире Ранас Гыйльманов сөйләде.

Ордерларның иң күбе (165) «Алабуга» МИЗының Су белән тәэмин итү һәм суүткәрү департаментына бирелгән. Төп сәбәп — су белән тәэмин итү һәм суүткәрү челтәрләренең нык таушалганлыгы. Үткән елда шулай ук шәһәр-район территориясендә объектларны төзүгә, инженерлык челтәрләрен салу һәм яңадан торгызу буенча җир эшләрен башкаруга 189 ордер бирелгән булган. 2020 елда 365 ордер ябылган, бу исә бирелгән барлык ордерларның 79 процентын гына тәшкил итә, шуңа күрә оешмалар һәм вазифаи затларга карата административ җәза турында 11 беркетмә төзелгән. Гомуми күләмдә 60 мең сумлык штраф салынган (3 штраф һәм 8 кисәтү). 2021 елның 25 июненә оешмаларга һәм хосусый йорт ияләренә җир эшләре башкаруга 182 ордер бирелгән. Ранас Гыйльманов билгеләп үтүенчә, бүгенгә ачык ордерлар буенча кайбер оешмалар бурычлы калган: Су белән тәэмин итү һәм суүткәрү департаменты — 42 ордер; Алабуга Җылылык челтәрләре предприятиесе — 41 ордер; «Алабуга электр челтәрләре «Челтәр компаниясе» — 11 ордер; «Таттелеком» — 11 ордер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев