Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада исерек хәлдә машина йөртүчеләр тоткарланды

Аларның берсе исерек килеш руль артына утырган өчен инде икенче тапкыр эләккән.

Алабугада узган көннәрдә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүнең берничә очрагы ачыкланган.
Шулай итеп, 3 июньдә сәгать 22.00дә Октябрь урамында дәүләт автоинспекторлары Дэу Нексия автомобиле руле артында утырган исерек хәлдә 29 яшьлек ир-атны тоткарлаган.

Ә кичә иртән Алабуга-Армалы юлының 5 чакрымында тагын бер исерек шоферны туктатканнар. 45 яшьлек ир-ат Лада Гранта автомобиле белән идарә иткән. Сүз уңаеннан, ул исерек килеш руль артына утырган өчен инде икенче тапкыр тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев