Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада исерек шофер каршы як полосага чыккан

Машина йөртүчегә карата административ материал төзелгән, автомобиль махсус стоянкага урнаштырылган.

6 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 44 яшьлек ир-ат идарә иткән ВАЗ-2114 автомобиле туктатылган.
Машина йөртүче Алабугадан Ижевск ягына таба хәрәкәт итә. Ул әйләнүле хәрәкәткә әһәмият бирмичә, каршы як полосага чыккан.
Алабуга районы ЮХИДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, автомобильне туктаткач, машина йөртүченең исерек булуы ачыкланган. Ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Машина йөртүчегә карата административ материал төзелгән, автомобиль махсус стоянкага урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев