Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада исерек шоферларны хөкем иттеләр

Алабугада ике йөртүче автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия хәбәр иткәнчә, суд утырышы барышында алабугалы Ришат Гобәйдуллин 11 июньдә М7 Идел автоюлының 1011 чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Алкотестер ир-атның исерек булуын раслаган.
− Үз гаебемне таныйм, — диде Гобәйдуллин.

Алабуганың 3нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан хөкем ителүченең гаепле булуы турында карар кабул ителде. Аны 1,5 елга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә административ штраф түләргә дигән карар кабул ителде. 

Икенче утырыш, хөкем ителүченең утырышка килмәве сәбәпле, читтән торып узды. Руслан Багировка карата судья шундый ук хөкем карары чыгарды. 

Яңалык юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тарафыннан урнаштырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев