Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада "Ишегалды бәйрәмнәре"ндә бүләк өләшәчәкләр

Яңа уку елы башланыр алдыннан шәһәрдә "Ишегалды бәйрәмнәре" үтәчәк. Алар "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында оештырыла.

"Ишегалды бәйрәме"ндә балаларны уен һәм конкурслар белән күңел ачу чаралары көтә, ә кайберләренә портфель һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылачак.

Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, быел 1 сентябрьдә 911 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк. шуларның 108енә мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәчәкләр.

"Ишегалды бәйрәмнәрен" үткәрү тәртибе

Үткәрү көне

Үткәрү вакыты

Үткәрү урыны

19 август

17.00-19.00

"Колос" клубы, Тугаров ур., 4

20 август

18.00-20.00

Тынычлык пр., 63

21 август

18.00-20.00

Тынычлык пр., 34

21 август

18.00-20.00

ТОС № 2, Нефтьчеләр пр., 20

22 август

18.00-20.00

Төзүчеләр ур., 5

23 август

18.00-20.00

Т. Гыйззәт ур., 30

26 август

18.00-20.00

Болгар ур., 4

26 август

18.00-20.00

2 нче мәктәп

29 август

18.00-20.00

Мәрҗани ур., 28-30

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев