Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада иске автобус тукталышларын яңаларына алыштыралар

Шәһәрдә тукталыш павильоннарын монтажлау эшләре бара.

Әлегә металл каркаслар урнаштырыла, тиздән аларда арткы стеналар һәм органик пыяладан эшләнгән түбәләр барлыкка киләчәк. Барлыгы Алабугада егерме тукталыш павильоны алыштырылачак, аларның макетын, сүз уңаеннан, шәһәр халкы үзе сайлады. Тукталышлар янындагы территория шулай ук төзекләндереләчәк. Карьер, Мәрҗани урамнарында, Әйләнеч шосседа, «Радужный» микрорайонындагы, шулай ук «Райпо», «40нчы кибет», «Мәчет», «Университет», «ЮХИДИ», «Таттелеком», «Континент» тукталышларында павильоннар яңартылачак. Шәһәрлеләр сүзләренә караганда, Хирург Нечаев урамында да яңа тукталыш урнаштыру зарур. Яңа павильоннар Төзүчеләр, М. Горький, Г. Тукай, Яшьләр урамнарында, Тынычлык проспектында барлыкка килде инде. Әмма аларны урнаштыруга ук яшәүчеләр анда игъланнар ябыштыра башлады. Бу вак-төяк кебек тоелса да, шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозып тора.
Шул ук вакытта, ТР КоАПның 3.5 статьясында («Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу») күрсәтелгәнчә, әлеге максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда белдерүләр урнаштырган өчен штрафка тарту каралган. Шулай итеп, тиеш булмаган урыннарда элмә такталар, белдерүләр, листовкалар һәм башка тышкы мәгълүмат урнаштыру, шулай ук мәгълүмат урнаштыру урыннарын тиешенчә карап тотмау кисәтүгә яки административ штрафка тартылуга китерә. Штраф күләме гражданнар өчен — 1 мең сум, вазифаи затларга — 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр; юридик затларга 15 мең сумнан 25 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук гамәлләр ел дәвамында кабат кылынган очракта, гражданнарга — 2500 сумнан 3500 сумга кадәр; вазифаи затларга — 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр; юридик затларга — 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев