Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җитәкчеләр арасында #япривился челленджы дәвам итә 

Бу атнада коронавирустан прививканы Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова һәм Алабуга музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко ясатты. 

— Үземнең авырыйсым һәм башкаларга йоктырасым килми. Мин студентлар белән эшлим, шуңа күрә мин аларны якларга тиеш, — диде Әлфирә Гыйльмулла кызы һәм эстафетаны АМР Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлшат Солтановага тапшырды. 

Гөлзада Руденко да вакцинацияләүнең мөһимлеген ассызыклады. 

− Минемчә, бу хакыйкать, аны планетабызның һәр кешесе үзләштерергә тиеш. Бу вирус белән безгә әле озак яшәргә туры килгәнлектән, аннан прививка ясату яхшырак. Мин үзем дә бу чир белән авырдым, шуңа күрә һәркемгә прививка ясатырга киңәш итәм, — диде ул. 

Гөлзада Рәкыйп кызы эстафетаны АМР Советы Аппараты җитәкчесе Чулпан Хәбибуллинага тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев