Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Изгеләр чишмәсе төзекләндерелде

Республикада "Бердәм Россия"нең "Татарстан чишмәләре" дип аталган региональ сәяси проекты кысаларында чиста су чыганаклары торгызыла.

Шушы көннәрдә Алабугада Изгеләр чишмәсен төзекләндерү төгәлләнде. Кече наратлыкта урнашкан (Малый бор) һәм алабугалылар белән шәһәребез кунаклары яратып йөри торган изге Пантелеймон исеме бирелгән бу чишмәне "Түбән Кама" милли парк хезмәткәрләре төзекләндерде.

"Түбән Кама" милли паркының рекреация һәм туризм буенча директор урынбасары Лилия Сәхбиева әйтүенә караганда, биредә су коена торган урынны тәртипкә китергәннәр, буага илтә торган юлны, баскычны һәм беседканы яңартканнар, яңа баскыч култыксалары, утыргычлар һәм өстәл барлыкка килгән, чишмәгә килү юллары арткан.

- Халык тарафыннан яратып кабул ителә торган бу чишмәне чиста һәм төзек итеп күрү күңелгә үк рәхәт! Бу урынга килүчеләр табигатьнең матурлыгын, аңа зыян китерми генә күзәтер дип ышанабыз, - ди Лилия Сәхбиева.

Изгеләр чишмәсен яңарту өчен сәбәп тә табылган - 9 августта христиан динендә изге булып саналган Пантелеймон көне билгеләп үтелгән.

- Кайчандыр бу чишмә Пантелеймон исеме белән изгеләндерелгән. Бу хәлнең кайчан булуы хәзер инде төгәл генә билгеле түгел. Изге Пантелеймон тарихта кешеләрне дәвалый алуы белән билгеле, шуңа күрә бу исемгә Савыктыручы (Целитель) дигән кушымта бирелгән. Ел саен 9 августта Покров чиркәве руханилары чишмәдә гыйбадәт кыла. Бу көнне теләге булган һәркем махсус җиһазланган урыннарда су коенып чыкты, изге суны савытларга тутырып алды.

- Чишмә янында кеше өзелеп тормады: монда якын-тирә шәһәр-авыллардан гына түгел, Екатеринбург, Казан һәм Урал якларыннан килгән кешеләрне дә күрергә мөмкин иде, - дип сөйләде безгә Лилия Сәхбиева.

Сүз уңаеннан, "Татарстан чишмәләре" проекты регионда 2005 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - эчәргә яраклы чиста суның барлыкка килүенә тәэсир итә торган су объектларын һәм экосистеманы саклап калу. Проект кысаларында чиста су чыганакларын тиешле дәрәҗәдә тоту буенча даими контроль үткәрелә, төзекләндерелгән һәм әле яңа гына ачылган чишмәләргә предприятие-оешмалар шеф буларак беркетелә.

Моннан тыш, торак пунктлардагы су белән тәэмин итү системасын төзү һәм яңарту таләп ителә.

Алия СИРАЕВА

Фото nkama-park.ru. сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев