Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «К.А. Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты»на экскурсия оештырылды

Ул узган атнада шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, депутатлар өчен үткәрелде.

Иң беренче чиратта үзәк директоры Лилия Латыйпова күренекле галимнәрнең портретлары галереясендә урын алган Казан университетын тәмамлаган күренекле академик Камил Вәлиев турында сөйләде. Ул — илебез микроэлектроникасына нигез салучыларның берсе, квант компьютерлар булдыру теориясен эшләүче.


Алга таба экскурсиядә катнашучылар дәресләр барган аудиторияләр буенча узды. Аның барышында яраткан эшләре белән шөгыльләнүче балаларның бәхетле йөзләрен, теге яисә бу юнәлешнең бөтен нечкәлекләрен төшендереп, үзләре артыннан алып баручы педагогларны күрергә мөмкин иде.

Бу процесска Фәнни коллаборация йорты кунакларын да җәлеп иттеләр. Шулай итеп, проект зонасында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина үз көчен сынап карады. Биредә катнашучыларны график планшетта эшләү техникасы белән таныштырдылар, аның ярдәмендә электрон рәсемнәр ясарга мөмкин.


— Бүгенге көндә бездә 204 бала белем ала. Хәзер өстәмә туплау бара. Биредә төрле мастер-класслар уза, балалар теге яки бу өлкәдә үз көчләрен сынап карый. Аннары үзләренә ошаган юнәлеш буенча язылып, дәресләргә йөри башлый. Уку бушлай, бу укучының шәхси үсешен, һөнәри күнекмәләрен формалаштыруга, булачак һөнәрне билгеләүгә юнәлдерелгән. Үзәк 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәргеләрне кабул итә. Бүгенге көндә без 10 белем бирү программасын эшләтеп җибәрдек, — дип сөйләде Лилия Латыйпова.
Үзәк «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылган. Татарстанда федераль проект буенча фәнни коллаборация йорты нәкъ менә безнең шәһәрдә ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев