Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада капремонт программасы буенча 15 миллион сумга якын экономия ясалган

Алабугада быел күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 15 миллион сум тирәсе экономия ясый алдылар. ТКХ һәм төзелеш департаментында хәбәр итүләренчә, әлеге акча программада катнашучы шул ук йортларда өстәмә ремонт эшләренә тотылачак.

Мисалга, янга калдырылган акча Тойма урамы 14нче, Стахеев урамы,1нче, Кече Покров урамы, 13нче, Казан урамы, 76нчы адресы буенча урнашкан торак йортларның ал ягын ремонтлауга юлланган. Биредә эшләрнең яртысыннан күбрәге башкарылган инде. Кайбер йортларда эшнең яңа төрләре өстәлгән. Мәсәлән, бер йортта электр белән тәэмин итү системасына ремонт алып барыла, күп катлы өч йортта подъездларны ремонтлау ниятләнә, тагын өч йортта су бирү системасына ремонт ясалачак.
Шуны да әйтик, капремонт буенча былтыр экономия кимрәк булган иде: узган елгы сумма 13 миллион сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев