Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада карны чистарту һәм чыгару эшләре график буенча башкарыла

Алабугада йорт яны территорияләреннән карны график буенча чыгарачаклар. Бу хакта ТКХ департаменты директоры Андрей Томилин хәбәр итте. 

Шуңа бәйле рәвештә, коммуналь хезмәткәрләр, территорияне кардан чистарту планлаштырылган көннәрдә, үз автотранспортларын үз вакытында җыештыруны сорап, тагын бер кат күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә. Халыкка бу хакта подъезд ишекләрендә белдерүләр ябыштырып, алдан хәбәр ителәчәк. Күп фатирлы йортлар ишегалларыннан кар чистарту һәм чыгару графигын без дә бастырабыз.

Шәһәрнең үзәк урамнарында кар чистартуга һәм чыгаруга килгәндә, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов хәбәр иткәнчә, узган елның 30 декабреннән төзекләндерү Идарәсе аерым режимда эшли. Көн саен линиягә 14 берәмлек техника чыга, алар тәүлек әйләнәсе эшли. Техника сафтан чыга, әмма бу проблема оператив рәвештә хәл ителә, ди җитәкче. 

Яңа ел бәйрәмнәрендә явым-төшем аз булмады. 4 мең кубометр кар чыгарылган, ә бу көн саен 40ар машина. Төп проспекталарга аерым игътибар бирелде. Юлларны җыештырып кына калмадылар, ком да сибеп тә куйдылар. Көн саен юлларга 32 тонна ком-тоз катнашмасы сибелә. 

Кар чистарту һәм чыгару графигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев