Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кайнар суны сүндерәчәкләр

Бу - җылылык челтәрләрендә барган ремонт эшләре, ягъни торбаларны алыштыру белән бәйле.

Алабуга җылылык челтәрләре директоры вазифаларын башкаручы Рафаэль Сәлахов әйтүенчә, кайнар су вакытлыча сүндереләчәк һәм җылыту сыйфатына зыян килмәячәк. Эшләр башланган инде. Кайнар суның кайсы йортларда сүндереләчәге турында кабаттан хәбәр ителәчәк.

- 4 нче, 9 нчы һәм 12 нче микрорайоннар вакытлыча кайнар сусыз калачак. Кайнар суны без этаплап сүндерәчәкбез. Мәсәлән, участокны торба алыштыруга әзерләдек, ди, аннан кайнар су бирүне сүндерәбез, торбаларны алыштырабыз һәм яңадан кайнар суны бирә башлыйбыз. Кайбер урыннарда бер йорт кына кайнар сусыз калырга мөмкин, ягъни бөтен микрорайон кайнар сусыз интекмәячәк. Сүндерү турында халыкка хәбәр ителәчәк, моның өчен подъездларда белдерүләр эленә. Кайнар суның кайсы йортларда һәм кайчан сүндереләчәге турында хәзер үк төгәл генә әйтеп булмый, барысы да һава торышына бәйле. Шуны өстәп әйтәм: эшләр башланды инде, - дип аңлатты Рафаэль Сәлахов.

Эшләрне үткәрү тәртибе

Микрорайон

Вакыты

9 нчы мкр.

25 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр

12 нче мкр.

25 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр

4 нче мкр.

Мәрҗани ур., 2, 4;

Әйләнеч шоссе, 25, 29

2 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр

4 нче мкр.

Әйләнеч шоссе, 35, 37, 39, 43, 45

9 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр

Шуны да әйтергә кирәк: кулланган газ өчен ПТСның 67 миллион сум бирәчәге бар, ә халыкның җылылык өчен әҗәте 72 миллион сум тәшкил итә.

Олеся СМИРНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев