Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Казанның 175нче мәктәбендә һәлак булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал урнаштырылды

Мемориал Ленин мәйданында куелды.

Алабуганың Ленин мәйданында Казанның 175 нче мәктәбендә булган фаҗига корбаннары истәлегенә вакытлыча мемориал урнаштырылды. 

Мемориал Ленин мәйданында куелды. Эш вакыты булуына карамастан, алабугалылар мемориалга чәчәкләр сала һәм шәм куя башлады. 

«Бөтен республикага, илгә зур фаҗига килде. Бу — кешеләрне берләштергән бик кайгылы һәм фаҗигале вакыйга. Бөтен җирдә мемориаллар оештырылган, анда һәлак булучыларны искә алырга һәм чәчәкләр салырга мөмкин», — диде «Барс» яшьләр үзәге директоры Сергей Крюков. 

«Кичә, фаҗига турында белгәч, йөрәк янды. Балалар белән мондый хәлнең булырга мөмкин булуы һич башыма сыймый. Алабуга бөтен ил белән бергә кайгы кичерә. Һәлак булучыларның туганнарына бу хәсрәтне кичерергә Ходай ярдәм итсен», — ди алабугалы Мария Петрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X