Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада халыкара арт-симпозиум эшли башлады

Алабугада заманча этно сәнгать буенча халыкара арт-симпозиум ачылды.

Быел анда Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән 35 рәссам катнаша. Алабуга музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко ассызыклап үткәнчә, быел симпозиум инде 17нче тапкыр үткәрелә.

− Мин ел саен безнең Алабуга кебек бай тарихлы шәһәрдә, Иван Иванович Шишкинның туган ягында башкарган эшләрегезгә сокланам. Сезгә бирелгән сәләт безнең залларда булган һәркемгә ләззәт бирә, — диде ул, рәссамнарны сәламләп һәм чарада катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, симпозиум вакытында катнашучылар кайнар эмаль һәм агачка рәсем ясау буенча мастер-классларда катнашачаклар, коллектив арт-объект төзиячәкләр һәм музейларга барачаклар. Рәссамнарның Алабуга җирендә төшерелгән рәсемнәреннән төзелгән күргәзмә әлеге симпозиумның бер нәтиҗәсе булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев