Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә 5 кеше коронавирус йоктырган 

Татарстанда соңгы тәүлектә 131 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән. 

Яңа вирус йоктырган 38 кеше хастаханәгә озатылган, 93 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 59, Чаллыда — 25, Нурлатта — 8, Түбән Камада — 6, Алабуга һәм Лениногорск районнарында — бишәр, Югары Ослан, Яшел Үзәндә — 4шәр, Чистайда — 3, Актаныш, Зәй районнарында — икешәр, Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

21 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 29 104 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 24 398 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 81 кеше.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев