Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә 6 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә 113 кеше COVID-19 йоктырган.

Яңа вирус йоктырган 27 кеше хастаханәгә озатылган, 86 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 65, Чаллыда — 13, Алабугада — 6, Яшел Үзән һәм Лениногорск районында — 4, Минзәләдә — 3, Югары Ослан, Кукмара, Түбән Камада — 2, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Зәй, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

17 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 44 411 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 37 658 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 19 кеше.

Барлыгы 2 321 570 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 870 126 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев