Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә 8 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда соңгы тәүлектә 242 кеше COVID-19 йоктырган. 

Яңа вирус йоктырган 82 кеше хастаханәгә озатылган, 160 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 117, Чаллыда — 34, Түбән Камада — 12, Чистайда — 11, Спас районында — 10, Нурлатта — 9, Әлмәт, Буа, Алабуга районында — 8, Биектау, Лаеш районнарында — 4, Азнакай, Алексеевск, Әлки, Кама Тамагы, Мөслим, Тәтеш һәм Тукай районнарында — икешәр, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара районнарында берешәр кеше йоктырган.

30 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 38 053 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 31 454 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 306 кеше.

Барлыгы 2 031 392 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 549 548 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев