Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә тагын 3 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә 132 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән. 

Яңа вирус йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 102 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 63, Чаллыда — 27, Әлмәттә — 10, Тукай районында — 5, Чистайда — 4, Алабуга һәм Түбән Кама районнарында — өчешәр, Азнакай, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарында икешәр, Актаныш, Әтнә, Югары Ослан, Минзәлә һәм Спас районнарында берешәр кеше йоктырган.

19 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 848 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 24 242 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 84 кеше.

Барлыгы 1 280 556 кешегә прививка ясалган. Шулардан 988 612 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев