Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә тагын 5 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә 348 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән. 

Яңа вирус йоктырган 48 кеше хастаханәгә озатылган, 300 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 204, Чаллыда — 45, Яшел Үзәндә — 13, Түбән Кама һәм Чистайда — 7, Буа, Яңа Чишмәдә — 6шар, Алабуга, Лаеш, Теләчедә — 5шәр, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Мамадыш, Менделеевск, Тукай районнарында — 4шәр, Балтач, Зәй, Лениногорск районында — 3шәр, Арча, Питрәч, Тәтеш һәм Ютазыда — 2шәр, Актаныш, Кукмара, Минзәлә, Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

25 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 45 873 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 38 410 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 108 кеше.

Барлыгы 2 365 430 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 884 135 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев