Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада киләсе елда 43 йортка ремонт ясалачак

Алабугада "Капиталь ремонт -2015" программасының алдан төзелгән якынча исемлегенә 43 күп фатирлы йорт кертелгән. Бу быелгы елга караганда 13 йортка күбрәк.

Узган еллардан аермалы буларак, 2015 елда капиталь ремонт нигездә шәһәрнең тарихи өлешендәге күп катлы йортларда гамәлгә ашырылачак. Чөнки алар - иң искесе һәм тузганы. Ә менә авыллардагы күп катлы йортлар исемлеккә керми калды.
"Махсус программа 2015 елда төзекләндерергә кирәкле йортлар исемлеген үзе формалаштыра. Чама белән алдан төзелгән шундый исемлекләр безнең 2016-2017 елларга да бар инде. Исемлектә без төзәтә ала торган бердәнбер нәрсә - йортны капиталь ремонт программасыннан алып ташлау. Бу хосусый милек хуҗаларының капиталь ремонттан баш тартуын белдергән җыелыш беркетмәсе булган очракта мөмкин",- диде ТКХ һәм төзелеш департаменты директорының беренче урынбасары Ольга Михайлова. Мәсәлән, хосусый торак милке ияләре карары белән "Капиталь ремонт -2015" программасында катнашучылар исемлегеннән үзләре теләп 36 йорт чыкты. Департамент җитәкчесе сүзләренә караганда, бу ике сәбәп аркасында шулай эшләнә: капиталь төзекләндерү кысаларында башкарылырга тиешле эш төрләре идарәче ширкәтләр тарафыннан инде башкарылган яки йортта яшәүчеләр, эшләрнең өстәмә төрләрен кертеп, капиталь ремонтны алдагы елларда ясауны сораганнар.
Алдагы еллардагы кебек, капремонт вакытында төп игътибар түбә рәтләүгә, салкын су белән тәэмин итү, канализация һәм җылылык системасын алмаштыруга, шулай ук бинаның ал ягын тәртипкә китерүгә биреләчәк. Моннан тыш, күп фатирлы ике йортта лифт алмаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев