Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Кино фонды хисабына кино залы җиһазландырылачак

Быелдан башлап бер кино залын җиһазлау өчен 9 млн сум акча бирелә башлаган.

Татарстанда ике кинозал Кино фонды хисабына җиһазландырылачак. Сүз Алабуга һәм Арча шәһәрләрендәге кинозаллар турында бара. Бу хакта Татар-информ яза. 

Кино фондының рәсми сайтында Россия Федерациясенең торак пунктларында милли кино күрсәтү өчен шартлар тудыру максатыннан акча биреләчәк оешмалар исемлеге урнаштырылган. Исемлектә Россиянең 49 субъектыннан 103 кинозал бар. Әлеге заллар заманча цифрлы кино күрсәтү җайланмалары белән җиһазландырылачак.

Россия Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, кино залларын модернизацияләү программасы эшли башлаганнан бирле илнең 81 регионында 1175 кино залы ачылган, 200 меңнән артык яңа тамашачы урыны барлыкка килгән. 20 миллионнан артык кеше өчен заманча цифрлы кино карау мөмкинлеге булдырылган.

Быелдан башлап бер кино залын җиһазлау өчен 9 млн сум акча бирелә башлаган.

Әлеге исемлектә Чувашиядән — 2, Удмуртиядән — 3, Мордовиядән — 3, Марий Элдән 4 кино залы бар. Иң күп кино залы Башкортстанда җиһазланачак. Исемлектә 10 торак пункты күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев