Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада “Китапларны – хастаханәләргә” акциясе игълан ителде

КФУның Алабуга институты студентлары һәм укытучылары Россиядә Әдәбият елы кысаларында "Китапларны - хастаханәләргә" акциясе игълан итте.

Бу хастаханәләрдә дәвалану узучы кешеләргә ярдәм итәргә, яхшы китап укып, вакытны файдалы уздыруга булышырга тиеш.

Үзәк район хастаханәсендә китаплар ирекле куллану принцибы буенча урнаштырылачак. Хастаханәнең теләсә кайсы пациенты яки хезмәткәре бушлай һәм нинди дә булса чикләүләрсез үзенең күңеленә хуш килгән басманы билгеле бер вакытка алып тора ала.

Хәзергә акциядә институт студентлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре генә катнаша, аларга шәһәрнең башка халкы да кушыла ала. Моның өчен китапларны КФУ Алабуга институтының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасына китерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев