Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кокэси япон курчаклары күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә агачтан ясалган 74 курчак тәкъдим ителәчәк.

26 февральдә хәзерге заман этносәнгате музеенда Япония фонды белән берлектә оештырылган «Кокэси япон курчаклары дөньясы» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә 74 агач курчак тәкъдим ителәчәк. Аларны 11 япон остасы ясаган. 

Алар арасында озын гәүдәле тогата-кокэси; башын борганда бала елавын хәтерләтүче тавыш чыгара торган наруко-кокэси; гаиләгә бәхет һәм күп бала алып килүче ёдзико-кокэси; төрле төсле ядзиро-кокэси һ.б. курчаклар бар.

Шулай ук япон курчаклары күргәзмәсе белән бер үк вакытта Мария Голомидованың «Япон балачагы дөньясы» дигән фотокүргәзмә дә эшләячәк.

Экспозиция Япониядә яшәүче балалар сурәтләнгән 54 фотография тәкъдим итә.

Күргәзмәләр 29 мартка кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев