Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Корбан гаете намазы укылды

Бәйрәм намазына алабугалылар иртәнге сәгать 4.00кә җыелды.

Бүген, 31 июльдә мөселман дөньясы иң зур һәм иң изге бәйрәмнәренең берсен билгели. Корбан гаете — бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм.
Бүген таң белән райондашларыбыз мәчетләргә Корбан гаете намазын укырга ашыкты. Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов бәйрәм вәгазе укыды. Аннары мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, хөтбә, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр.

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә барлык мөселманнарны район җитәкчесе Рөстәм Нуриев котлады, барысына да сәламәтлек, игелек, уңышлар теләде.

«Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанганыгыз, үз гореф-гадәтләрегезне саклап, аларны буыннан-буынга тапшырганыгыз өчен зур рәхмәт. Алга таба да традицияләрне сакларга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк», — диде Рөстәм Нуриев.
Намаздан соң кайбер мөселман кардәшләребез корбан чалу урынына уздылар. Быел корбан чалырга 140лап гариза бирелгән.

Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сүзләренә караганда, Җәмигъ мәчетенә барлыгы 250гә якын мөселман килгән.
Мәчеткә бары тик битлек, перчатка, шәхси намазлык белән генә керергә мөмкин иде. Ә кемнәрнең шәхси саклану чаралары юк, аларга кергән вакытта бирелде. Шулай ук мәчеткә кергәнче һәр кешенең температурасын үлчәделәр. Гает намазы 1,5 метр аралыкны саклап укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X