Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус белән авыруның 9 яңа очрагы расланган

8 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3661 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 53 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 49 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 7 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 16 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 20 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
География: 
Казан — 22
Яр Чаллы — 6
Балтач — 1
Югары Ослан — 1
Биектау — 2
Чүпрәле — 6
Алабуга — 9
Кайбыч — 1
Кама Тамагы — 1
Түбән Кама — 2
Питрәч — 1
Тукай районы — 1.
8 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3661 очрагы теркәлгән. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев