Алабугада коронавирус белән авыруның ике яңа очрагы расланган
2 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3297 очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 53 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
7 кеше хастаханәләргә озатылган, 46 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы).
Ачыкланган очракларның 52се авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Авыручыларның яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 8 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 25 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 8 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
География:
Казан — 21
Яр Чаллы — 9
Әтнә — 2
Биектау — 1
Чүпрәле — 10
Алабуга — 2
Яшел Үзән — 4
Лаеш районы — 1
Түбән Кама — 1
Питрәч — 2
2 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3297 очрагы теркәлгән.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев