Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы ачыкланган

Алабугада пандемия башланганнан бирле барлыгы 53 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең тагын 55 очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 17 кеше хастаханәләргә озатылган, 38 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның 54е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 5, 18дән 30 яшькә кадәр — 9 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 19 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 8 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 12 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган. 
География: 
Казан — 42 
Яр Чаллы — 3
Әтнә — 1
Балтач — 1 
Югары Ослан — 1
Биектау — 3
Алабуга — 1 
Лаеш районы — 2
Балык Бистәсе — 1.
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 3720 очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 23 кеше савыккан. 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев