Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус белән зарарлануның тагын бер яңа очрагы теркәлгән

8 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5841 очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 31 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 8 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 16 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 2 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр 5 очрак ачыкланган. 
Казанда 19 кеше коронавирус йоктырган. Сабада өч очрак ачыкланган. Яр Чаллы, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. 
8 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5841 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4711 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 58 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев