Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус инфекциясе белән зарарлануның тагын бер яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда COVID-19 белән авыруның 55 яңа очрагы теркәлгән.

COVID-19 йоктырган 5 кеше хастаханәгә озатылган, 50 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 5, 30дан 50 яшькә кадәр — 25, 50дән 60 яшькә кадәр — 12, 60тан 70 яшькә кадәр — 11, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.

Казанда — 32, Яр Чаллыда — 4, Нурлатта — 7, Буа, Лаеш, Балык Бистәсендә — икешәр, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә, Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
24 октябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8097 очрагы теркәлгән. 
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 6917 кеше савыккан, узган тәүлектә — 24 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X