Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы узды

Кичә Алабугада коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы узды. Аның эшендә район җитәкчелеге, прокуратура, Роспотребнадзор, Үзәк район хастаханәсе һәм предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Видеоконференция режимында штабны Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина алып барды – ул ялдан кайтканнан соң үзлектән изоляциядә.

Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Людмила Гришина хәбәр иткәнчә, бүген Алабуга районында эпидемия бусагасы артмаган. Үзәк район хастаханәсендә штаб төзелгән, аның тарафыннан хастаханә бүлекчәләрен кирәк булган очракта яңадан профильләштерү турында Карар кабул ителде. Үзәк район хастаханәсендә үпкәләрне ясалма вентиляцияләү өчен 22 аппарат бар, алар барысы да эш хәлендә. Бүгенге көндә коронавируска анализлар ике лабораториягә җибәрелә, аларның берсе – Казанда, икенчесе – Чаллыда. Безнең районнан җибәрелгән барлык анализлар да тискәре, ягъни авырулар юк.

Барлыгы йөз ярымга якын кеше күзәтү астында. Аларның режимны үтәвен күзәтү өчен Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән.

Идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре торак йортларның подъездларына дезинфекция үткәрә, пассажир ташучылар җәмәгать транспорты йөртүчеләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итә һәм автобусларны дезинфекцияли.

Алабуга районында битлекләр ясау турында карар кабул ителде, тегү остаханәләре моның өчен материал белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан Хөкүмәте карары белән пәнҗешәмбедән кинотеатрлар (кинозаллар), фитнес-үзәкләр, йөзү бассейннары, балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эше туктатыла. Алабугада барлык спорт объектлары ябылды, “Иллюзион” һәм “Бруклин” кинотеатрлары, “Манхеттен” һәм “Самолет” күңел ачу үзәкләре эше туктатылды. Бүген шәһәрдә прокуратура, Роспотребнадзор һәм Эчке эшләр бүлеге тарафыннан Хөкүмәт карарын үтәү буенча комплекслы тикшерү башланачак. Алабуга районы җитәкчелеге халыкны коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чараларны үтәмәүче күңел ачу үзәкләрен һәм башка объектларны ачыклауда ярдәм итәргә чакыра.

“Кайнар линия” телефоннары эшли. Сәгать 8.00дән сәгать 20.00гә кадәр Роспотребнадзорның кайнар линия телефоны эшли: 8-800-222-59-00. Роспотребнадзор территориаль бүлеге телефоннары сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр эшли: 7-53-33 (кабул итү бүлмәсе), 7-56-05 (белгечләр).

Сәламәтлек саклау министрлыгының “Кайнар линия”се тәүлек әйләнәсендә эшли: 8-800-2000-112. Алабуга үзәк район хастаханәсе поликлиникасы телефоны – 4-41-01 (сәгать 8.00дән сәгать 17.00кә кадәр).

Исегезгә төшерәбез, кичә РФ Президенты Владимир Путин “Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында” Указга кул куйды. Указ нигезендә, илдә 30 марттан 3 апрельгә кадәр эш көне булмаган ял көннәре билгеләнде. ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ: БУ ЯЛ ДА ТҮГЕЛ, ОТПУСК ТА ТҮГЕЛ, БУ – ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ИЗОЛЯЦИЯЛӘҮ.

Хәзер, түбәндәге кагыйдәләрне үтәп, үз сәламәтлегеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклау бик мөһим:

- даими рәвештә кулларыгызны юыгыз яки антисептик чаралар белән эшкәртегез;

- җәмәгать урыннарында дистанцияне саклагыз;

- мөмкин булганча, күз, борын һәм авызыгызга кагылмагыз;

- респиратор гигиена кагыйдәләрен үтәгез;

- температура күтәрелү, ютәл барлыкка килү һәм сулыш алу авырайган очракта медицина ярдәме сорап мөмкин кадәр тизрәк мөрәҗәгать итегез.

Яңа мәгълүматны күзәтеп барыгыз һәм медицина белгечләренең күрсәтмәләрен үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X