Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус йоктыруның тагын бер яңа очрагы теркәлгән

31 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5602 очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 33 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
6 кеше хастаханәләргә салынган, 27 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 19 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган. 
Казанда — 18, Яр Чаллыда 4 кеше коронавирус йоктырган. Әлмәт, Кайбыч, Лаеш районнарында икешәр очрак ачыкланган. Балтач, Югары Ослан, Алабуга районнарында берәр очрак теркәлгән. 
31 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5602 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4499 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 27 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев