Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирустан прививканы 23 112 кеше ясаткан

Шәһәр һәм районда коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. 

Алабуга районында Covid-19 вакцинациясе дәвам итә. Бүгенге көнгә шәһәр-районда 23 112 кешегә прививка ясалган. Бу гомуми планның 57,8 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итәләр Алабуга үзәк район хастаханәсендә. Коллектив иммунитет булдыру һәм массакүләм вакцинацияне тәмамлау өчен Алабуга районында 39 967 кешегә коронавируска каршы прививка ясатырга кирәк. 

Вакцинация шәһәрнең 4 прививка пунктында башкарыла:

Поликлиника (Пролетарская ур., 36, 3нче кат, каб.309) 
тел. 4-41-28, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Гомуми практика табибы офисы (Нечаев ур., 16а, каб.7) 
тел. 9-61-08, эш көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе — ял көннәре.

3нче табиб амбулаториясе (Городище ур., 3, каб.8) 
тел. 7-91-34, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Алабуга үзәк хастаханәсенең травматология пункты (Нефтьчеләр пр., 57, 2нче кат,каб.206), дүшәмбе-шимбә 8.00-10.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев