Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирустан прививканы хәзер ТИҮдә дә ясатырга була

1нче ТИҮдә район башлыгы Рөстәм Нуриев 60 яшьтән өлкәнрәкләр белән очрашты. Көн тәртибендә – яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация.

Бүген 60 яшьтән өлкәнрәк 9 меңгә якын алабугалы прививка ясатмаган. Рөстәм Нуриев вакцинациягә аңлап карарга һәм прививкадан курыкмаска чакырды. Ул территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында аңлату эшләре алып баруны сорады. Искәрмәләр бары тик прививкага каршы күрсәтмәләре булганнарга гына булырга мөмкин. Вакцинациядән башка без авыруны җиңә алмаячакбыз, дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.
71 яшьлек Валентина Ковтун һәм Алексей Соловьев килеп туган вәзгыятьтә үзеңне һәм якыннарны яклау кирәк, дип саныйлар. Алар 1нче ТИҮгә район башлыгы белән очрашуга гына түгел, прививка ясату өчен дә килделәр. Сүз уңаеннан, бу вакытта биредә вакцинация дә оештырылган иде.
Бүген шәһәр һәм район ТИҮләренең барлык рәисләре өлкән яшьтәге гражданнарны вакцинацияләү буенча эш алып баралар. Әгәр кемдер сырхауханәгә килә алмаса, прививка пунктлары ТИҮләрдә оештырылачак. 
«Черемушки» территориаль иҗтимагый үзидарәсе шулай ук вакцинациядә катнашты. Аның рәисе Сиринә Перцева сөйләгәнчә, аның белән бергә прививка ясатырга 6нчы микрорайонда яшәүчеләр килгән.
— Вакцинация пунктларын нәкъ менә ТИҮдә оештырулары бик яхшы. Бу бик уңайлы, чиратлар юк. Элек прививкадан баш тарткан кешеләр дә үз фикерен үзгәртте. Өлкән яшьтәгеләр генә түгел, эшләүче халык та килә, гәрчә аларның күбесе инде прививка кадаткан булса да, — дип өстәде Сиринә Перцева.
Шул ук көнне 1нче ТИҮдә ревакцинация узарга мөмкин иде. Шул максат белән бирегә АМР Иҗтимагый советы рәисе Айрат Кавиев килде. 
— Ярты ел элек ясаткан беренче ике прививканы мин бик яхшы кичердем. Хәзер эпидемиологлар белән киңәшләштем һәм ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясатырга булдым. Беренчесен ясаттым, 21 көннән икенчесенә барам. Күптән түгел 70 яшьлек әти-әнием дә прививка ясатты, — диде Айрат Кавиев.
Бу көнне 1нче ТИҮдә 10 кеше прививка ясатты. Вакцина үткәрү алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X