Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды

Алабугада коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды.

АМР Контроль-хисап палатасы рәисе Вера Сазанова билгеләп үткәнчә, 2019 елда 223 контроль һәм эксперт-аналитик чара үткәрелгән. Ачыкланган хокук бозулар һәм җитешсезлекләрнең суммасы 44 миллион 949 мең сум тәшкил иткән. Контроль чаралар нәтиҗәләре буенча, 2019 елның 31 декабренә тиешле чаралар күрелеп, 31 миллион 726 мең сум акча бюджетка кире кайтарылган.
2020 елның беренче яртыеллыгында Алабуга районының сәламәтлек саклау оешмаларында коррупцион хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау буенча чараларны гамәлгә ашыру турында Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу чорда 11 комиссия утырышы үткәрелгән, аларда 56 мөрәҗәгать каралган. Шул исәптән вазыйфаи бурычларны үтәгәндә шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында, бу туганлык яки башка якын мөнәсәбәтләрдә торучы затларның хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле мәнфәгатьләр каршылыгын китереп чыгара ала. Сүз уңаеннан, гражданнарның мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыру өчен учреждениенең мәгълүмати стендларында түләүле һәм түләүсез нигездә күрсәтелә торган медицина хезмәтләре исемлеге урнаштырылган. Ул даими рәвештә яңартыла. Шулай ук учреждение сайтында коррупциягә каршы тору буенча белешмәлекләр бар. Рамил Сәфәров билгеләп үткәнчә, «Алабуга үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә коррупция юнәлешендәге хәлләр теркәлмәгән. Көн тәртибендә барлыгы биш мәсьәлә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев