Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада күп балалы гаиләләр яши торган участокта юлны төзекләндерәләр

Колосовка авылында урнашкан икенче массивта яшәүчеләр район башлыгына аларның кишәрлекләренә юлны төзекләндерүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр.

− Район башлыгына күп санлы үтенечләр, шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча Колосовка авылы микрорайонындагы күп балалы гаиләләр яши торган Шоссе урамына вак таш җәю турында карар кабул ителде. Эшләр республика программасы буенча бара, төзекләндерелә торган участокның озынлыгы − 1,3 километр, − ди җирлек башлыгы Галина Праздникова.

Шоссе урамы — үзәк, шуңа күрә аны беренче чиратта төзекләндерә башларга дигән карар кабул ителде. Эшләрне ике атнадан тәмамлау планлаштырыла.

Колосовка авылы перспективалы санала, бүгенге көндә аның халык саны — 323 кеше. Биредә үк күп балалы гаиләләр өчен массив бүлеп бирелгән, анда 700дән артык кишәрлек урнашкан, шуңа күрә алар өчен җәмәгать транспортының үз вакытында эшләве дә мөһим, сүз уңаеннан, ул күптән түгел генә бирегә йөрүдән туктаган. Пассажирлар аз булу сәбәпле, ди Галина Праздникова. Шулай да йөртүчеләр белән сөйләшүләр алып барып, маршрут хәрәкәте торгызылды.

− Рейслар өчәү: 6 сәгать 20 минутта, 13 сәгать 30 минутта һәм 18 сәгать 20 минутта — халык өчен шундый вакыт уңайлы, балалар бакчасына һәм эш урыннарына барып, кич белән кире кайтырга мөмкин, − ди җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев