Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада күп функцияле үзәк эшли башлады (эш тәртибе)

Узган ел ахырында Алабугада күпфункцияле үзәк ачылды. Хәзер дәүләт хезмәтләренең күпчелеген бер урында алып булачак.

Күпфункцияле үзәк күп катлы йортның беренче катында урнашкан. Монда уңайлы шартларның барысы да булдырылган: мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен "Уңайлы мохит" программасы буенча пандуслар да ясалган, янәшәдә генә автобус тукталышы, машина кую өчен иркен парковка урыны да бар.

Күпфункцияле үзәктә эш "бер тәрәзә" ("единое окно") принцибы буенча алып барыла. Документлар артыннан йөрүче кешегә төрле инстанцияләргә кәгазь юллап йөгерергә кирәк түгел, хәзер аңа бу үзәккә килеп мөрәҗәгать итәргә һәм берникадәр вакыттан соң әзер документларны шушында ук килеп алырга гына кирәк. Үзәктә түбәндәге оешмалар кабул итә: Росреестр, кадастр палатасы, миграцион хезмәт, суд приставлары хезмәте, социаль иминиятләштерү фонды, пенсия фонды бүлекчәсе, салым хезмәте, загс, җир-милек палатасы, ТКХ департаменты, архитектура һәм торак бүлеге. Күпфункцияле үзәктә сиксәннән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәт төре бушлай күрсәтелә. Өстәмә рәвештә түләүле хезмәтләр булдыру да күздә тотыла: монда барлык төрдәге килешүләр төзергә, декларация тутырырга, хокукый килешүләрне рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Түләүләр өчен үзәктә махсус җиһаз урнаштыру күздә тотыла.

Күпфункцияле үзәк җитәкчесе Галина Борисова сүзләре буенча, шәһәр халкы монда социаль характердагы мәсьәләләр белән дә еш мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә киләчәктә бу үзәктә социаль яклау идарәсе, опека һәм попечительлек бүлекләре, БТИ вәкилләре дә кабул итәргә мөмкин.

Тик учреждение эшендә проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, биредә инде хәзер үк электрон чират булдырырга кирәк (талон буенча). Мондый җиһаз куелган очракта, намуссыз кешеләр чиратсыз кабул итүгә керә алмаячак. Моннан тыш, Галина Борисова хезмәт күрсәтүнең сыйфатын билгеләүче система булдырырга тәкъдим итте. Алабугалылар әлеге система ярдәмендә күпфункцияле үзәк эшендә булган җитешсезлекләр турында оператив хәбәр итә алачак.

Җитәкче әйтүенчә, авыл кешеләренә уңайлы булсын өчен халык саны меңнән арткан авылларда күпфункцияле үзәк тәрәзәләре булдыру планлаштырыла.

Сабина КАЧАЕВА

Күпфункцияле үзәкнең эш тәртибе

Көннәр

1 нче тәрәзә

2 нче тәрәзә 8.00-17.00

Дүшәмбе

Кадастр палатасы 8.00-12.00

Архитектура бүлеге

Сишәмбе

Социаль иминиятләштерү фонды 9.00-12.00

загс 14.00-16.00

Җир һәм милек палатасы

Чәршәмбе

Кадастр палатасы 8.00-12.00

Федераль салым хезмәте 16.00-17.00

Архитектура бүлеге

Пәнҗешәмбе

Федераль миграция хезмәте 8.00-17.00

загс 14.00-16.00

Җир һәм милек палатасы

Җомга

Росреестр 8.00-17.00

Россия пенсия фонды 9.00-13.00

ТКХ департаменты (җирле үзидарәнең башка органнары

Шимбә

Росреестр 8.00-12.00

Үзәкнең адресы: Хирург Нечаев урамы, 16а, белешмә өчен телефон: 8(85557) 5-93-23. E-mail: Alabuga-MFC@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев