Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада күпфатирлы йортларга тулысынча ремонт ясау төгәлләнеп килә

Быел капиталь төзекләндерү программасына 26 йорт керде.

Фасадларны төзекләндерү 11 йортта үтәлде, шуларның 8ен җылыттылар да әле. Бу җылылыкны югалтмаска, әлеге йортларда яшәүчеләргә түләүләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, 8 йортның түбәсе, газ белән тәэмин итү системасы төзекләндерелгән, 3 йортта эчке электр һәм җылыту, суүткәрү челтәрләренең инженер системаларына ремонт ясалган, 2 йортта — кайнар су белән тәэмин итү һәм салкын су белән тәэмин итү системалары төзекләндерелгән.
Лифт җиһазларын төзекләндерү һәм аларны алыштыру гына ремонт эшләренең башка төрләреннән калыша бара. Алар ике йортта үтәлергә тиеш, һәм 20 сентябрьгә алынган мәгълүмат буенча, әлегә бу эшнең 20 проценты гына башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X