Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр сайлауларда катнашты

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр политехника көллияте бинасында урнашкан 1374нче сайлау участогында тавыш бирде.

Алабугада күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр сайлауларда катнашты. Алар политехника көллияте бинасында урнашкан 1374нче сайлау участогында тавыш бирде. Бу көллият күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр күпләп яши торган урында урнашкан. 
Сайлау комиссиясе рәисе Ирина Штычкова сүзләренчә, бу көннәрдә күрмәүче һәм начар күрүче сайлаучыларның күбесе күчмә тавыш бирүләре вакытында үзләренең тавышын биргән.
— Комиссия әгъзалары, сукыр гражданнар кандидатлар белән таныша алсын өчен, үзләре белән Брайль шрифтлы мәгълүмати материаллар алды", — дип сөйләде Ирина Штычкова.
Шулай ук сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларның алдан биргән гаризалары буенча аларның өйләренә дә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев