Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада күршеләр көне билгеләп үтелде

Узган ялларда «Иллюзион» кинотеатры янында "Күршеләр көне" дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Аның максаты - күршеләрне берләштерү, яшәүчеләр иминлеге һәм уңайлыгы хакына төрле проектларны уртак тормышка ашыру өчен җәмгыятьтә торган саен үсә барган үз-үзеңә бикләнү, күршеләрдән читләшүгә каршы тору.

Россиянең күп төбәкләрендә ел саен уздырылучы "Күршеләр көне" күпләр өчен чын шатлык алып килүче һәм ачыш ясаучы чарага әверелә бара. Бу - чагыштырмача яшь бәйрәм, шуңа да карамастан, үтә тиз арада үзенә бик күп игътибарны җәлеп итәргә өлгерде: бәйрәм итүнең бик күп өлгеләре барлыкка килде, кешеләр бер-берсе белән активрак аралаша һәм бәйрәм елдан-ел зуррак популярлык казана башлады. Күршеләр бәйрәменә кешеләр үз йортларында яки мәхәлләләрендә яшәүчеләрне генә түгел, ә алар территориясендә эшләүчеләрне дәшүне дә хуп күрделәр, аларга мәхәлләдәге матур эшләре өчен рәхмәт белдерделәр, монда яшәүчеләр һәм йортлар иминлеге, уңайлылыгы хакына аларны хезмәттәшлеккә актив җәлеп итә, чакыра башладылар.

Чара кысаларында тамашачыларга якын-тирәдәге мәхәлләләрдә яшәүчеләрдән һәм 9нчы урта мәктәп кызларыннан бик матур концерт программасы күрсәтелде, конкурслар, уеннар оештырылды һәм татлы бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев