Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Куркынычсыз җәй» профилактик операциясе үткәрелә

Ата-аналарга җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итү өчен бөтен көчне куярга кирәк.

Ата-аналар балалары белән җәйге каникуллар вакытында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында сөйләшергә тиеш. Иң мөһиме, шуны истә тотарга кирәк — шырпы һәм уткабызгыч (зажигалка) хуҗалык эшләре өчен хезмәт итә, әмма уеннар өчен түгел. Балаларга шырпы белән уйнауның, тирәк мамыгын яндыруның, учаклар ягуның куркыныч икәнлеген аңлатырга кирәк. Өлкәннәр өйдә булмаганда, электр приборларын кушарга ярамаганлыгын да искәртү мөһим. Исегезгә төшерәбез, янгын вакытында 01, 101, 112 номерларына шалтыратырга кирәк.
Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында ешрак сөйләргә кирәк.
«Янгын чыккан очракта, мөмкинлек булса, шунда ук фатирдан чыгып китәргә һәм янгын сүндерүчеләрне чакыру мөмкинлеге булган күршеләргә барырга кирәк. Әгәр төтен баскыч мәйданчыгыннан үтеп керә икән, бер вакытта да ишекне ачарга ярамый, бу очракта өлкәннәргә шалтыратырга яки балконга чыгып кычкырып, үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Шулай ук балаларга кайдадыр янгын булуы турында уйлап чыгарып, ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк,» — ди Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы Айрат Хәбибуллин.
Янгыннарда балаларның җәрәхәтләнүе һәм үлеме очраклары артуга бәйле рәвештә, агымдагы елның 14 июленнән 10 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Куркынычсыз җәй» профилактик операциясе үткәрелә. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең 25, 29, 39 номерлы балалар бакчаларында дәресләр үткәргән инде, аларда тәрбияләнүчеләргә һәм персоналга көнкүрештә һәм эштә үтәлергә тиешле янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм чаралары турында сөйләгәннәр.
Ата-аналар, исегездә тотыгыз: ут — балалар өчен уенчык түгел. Янгынны сүндерүгә караганда, аны кисәтү җиңелрәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев