Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кышкы транспортның иң яхшы Яңа ел бизәлешенә игълан ителгән конкурста катнашырга мөмкин

Бәйге «Чебурашка» паркында узачак.

Шартлары: 2021 елның 7 гыйнварында сәгать 13.00дә «Чебурашка» паркында Яңа ел тематикасында бизәлгән теләсә кайсы хәрәкәт итү чарасын (чана, боз чана, арба, тюбинг, авто-мото техника һәм башкалар) тәкъдим итәргә кирәк. Катнашучыларның саны һәм яше чикләнмәгән. Гаилә белән бергә катнашу да хуплана. Бәяләү критерийлары: гадәти булмаган дизайн куллану һәм идеянең уникальлеге, стандарт булмаган техник ысуллар файдалану (конкурска тәкъдим ителгән эшләрне рәсмиләштерү РФ законнарына каршы килергә тиеш түгел). Гаризалар 2020 елның 25 декабренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне призлар һәм бүләкләр көтә. Белешмә өчен телефон: 8-917-895-41-97 (электрон адрес — festival.emr.@mail.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев